Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районында яңартылган социаль объектларда булды.
Биектау районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң берничә социаль объектны карады. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде.
Татарстан Рәисенә яңартылган иҗтимагый-административ үзәк бинасын күрсәттеләр. Беренче катта яңа ЗАГС бүлеге урнашкан.
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Биектау ЗАГС бүлегендә гражданлык хәле актларын теркәү, юридик әһәмияткә ия гамәлләр саны үсеше буенча югары күрсәткечләрнең берсе күзәтелә. Районда гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау буенча да мөһим чаралар үткәрелә.
Никахлашу сарае ачылу көнендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавы символик аккорд булып яңгырады: ул яшь парлар Энҗе һәм Илнар Шәмсетдиновларга җылы котлау сүзләрен әйтте. Моннан соң бу мәһабәт зал районыбызның бәхетле тарихларын саклаучы бер утрау булачак. Монда кадерле «Әйе!» сүзләре яңгыраячак, ә ата-аналар үзләренең сабыйларының беренче төп документларын - туу турында таныклыкларын алачак.