2014 елның 22 февраль конендә Түбән Кама районы Иске Чишмә авыл җирлегенең Мәдәният йортында 25 ел элек Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуы уңаеннан истәлекле кичә уткәрелде.
Әфган сугышы егерменче гасырның иң авыр һәм дәвамлы сугышларның берсе булып тарихка кереп калды. Иске Чишмә авылында яшәүче Виталий Сафронов, Игорь Соловьев, Александр Сычев һәм Михаил Исаев әлеге сугышның тере шаhитлары. Чәй эчкән арада, алар мәктәп укучылары, булачак Ватан сакчылары белән, хәтирәләре белән уртаклаштылар, үзләренә бик тә кадерле булган фотосүрәтләрне күрсәттеләр.
Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Татьяна Калачева, Башкарма комитетның сәркатибе Татьяна Сычева һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Павлович Тимушов солдатларга исэнлек-саулык, гаилә иминлеге теләп, рәхмәт белдерделәр.
Әлеге очрашулар безгә, исәннәргә, Әфганстан тауларыннан авыр күңел яралары белән кайтканнарны, вафат булганнарны, искә төшерә, яна буын яшьлэрендә патриотизм кебек изге хисне тәрбияләргә булыша..
Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.А.Гайфуллина, Пенсия Фонды бүлекчәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән җитәкче урынбасары С.Р.Сабирова белән белгеч Э.Р.Манасыпова катнаштылар.
Шушында ук Шакировлар, Тарасовлар, Трофимовлар, Шакировлар һәм Камаевлар гаиләләренә тантаналы төстә ана капиталы алуга сертификатлар һәм ГХАТ бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмгә “Алтын” 5 пар чакырылды.Юбилярларга мэр И.Р.Метшин исеменнән тәбрикләү открыткасы,өч мең сум акча тапшырылды, Лилия Шагиева Һәм Гөлнара Быстрова тарафыннан музыкаль котлау яңгырады.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 мәктәпнең 3 А сыйныф укучылары катнашында “Исемең синең – намусың синең” темасына ачык дәрес уздырылды.
Дәрес алдыннан ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре идарә эше, аның тарихы турында сөйләделәр. Укучылар гражданлык хәле турындагы акт кәгазьләрен, архивта сакланган чиркәү һәм мәчет метрик китапларын карадылар.
21 нче февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мордва халкы йолалары элементлары белән гадәти булмаган яшьләрнең никахын теркәү үткәрелде.
10 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә ориентлашкан Күпфункцияле Үзәкнең рәсми рәвештә ачылу тантанасы булып узды. 18 февраль көнне исә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов түбәнкамалыларга хезмәт күрсәтәчәк әлеге Үзәк белән танышып, халык белән аралашып китте. Рөстәм Нургалиевич сүзләренчә, әлеге үзәкләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, заманча итеп җиһазландырылган, югары квалификациягә ия булган кадрлар белән тәэмин ителгән МФЦ алга таба тагын да популярлашачак.
2014 елнын 20 февралендә Питрәч ЗАГСында 50 хәм 55 ел бергә яшәгән парларны котладылар. Ахырда УФМС хезмәткәрләре 20 балага паспортлар тапшырдылар.
Фәрит Мөхәмәтшин Менделеевскига визиты көнендә 2012 елның октябрендә ачылган күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булды. Заманча үзәктә төрле хезмәтләрдән файдаланырга була: мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә чиратка басарга, никах, бала тууны теркәү һәм гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча мөрәҗәгать итәргә, шулай ук ЗАГС бүлеге, техник инвентаризация бюросыннан белешмә алырга џ.б.лар.
Ф.Х.Мөхәмәтшин белән очрашуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша никах теркәү датасын онлайн-броньлаштыру процедурасы әзерләнде. Бу бәхетле пар Н.Канайкина һәм О.Масленников булды.