Попова Валентина Андрей кызы хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының толы. Күп еллар авыл хуҗалыгына көчен, хезмәтен биргән кеше ул. Биш акыллы бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ун оныгы, ундүрт оныкчыгы һәм бер оныгының оныгы бар. Валентина Андрей кызы улының гаиләсе тәрбиясендә яши.
Юбилярны котлап Баулы районы Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин бик күп җылы теләкләр теләде һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырды.