28 февраль көнне Ташкичү авыл советы Башкарма комитетында Бөек Ватан сугышы ветераны Юнусов Зия Кашап улын һәм аның тормыш иптәше Юнусова Халидә Мөхәмәтгәрәй кызын котладылар.
Зия Кашап улы 2011елның Татарстан Республикасында иң зур яшьтәге кияү булган иде, ул елны аңа 87 яшь тулды, ә бүген ул 90- яшьлек гомерен бәйрәмен каршылый.
2014 елның 28 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә, масленица атналыгында, Авдеевлар Сергей Александр улы һәм Наталья Владимир кызының рус фольклоры элементлары белән үзенчәлекле никахлашу тантанасы үткәрелде.
Авдеевлар өйләнешү өчен нәкъ менә шул вакытны юкка гына сайламагандыр, чөнки масленица көннәре салкын кышны озату һәм табигатьне уятучы, күңелләрне күтәрүче язны каршы алу белән бәйле.
Яңа гаилә хөрмәтенә Әлмәт муниципаль районы Кичуй авыл җирлеге ансамбле дәртле һәм моңлы җырлар башкарды.
2014 елның 28 февралендә Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Ирле – хатынлы Сергей Николай улы һәм Клавдия Александр кызы Бочкаревлар 1959 елның 28 февралендә Югары Ослан районының Печищи авыл Советында язылышканнар.
Ирле – хатынлы Бочкаревларның исемнәре бергә узган тормышларының 55 еллыгына багышлап районның Хөрмәтле гражданнар китабына кертелде. Алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәтен һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин күрсәтмәсе нигезендә районда авыл җирлекләре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарларын укыту оештырылды. Аның максаты – специалистларның квалификациясен күтәрү һәм халык алдында аларның дәрәҗәсен арттыру.
Курсларны район Башлыгы киңәшчесе Р.И.Кирамов һәм аппарат җитәкчесе А.М.Әхмәтҗанов ачып җибәрделәр. Алар секретарьларны программа белән таныштырдылар. Уку кысаларында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Насифуллина “Гражданлык хәле актларын теркәгәндә РФ Гаилә кодексын һәм “Гражданлык хәле актлары турындагы” ФЗ куллану практикасы” темасы буенча чыгыш ясады. Шулай ук ул уку барышында ел агымында барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларында янгынга каршы һәм саклану системаларын булдыруны ассызыклады.