Менә шулай итеп җырчы-музыкантлар Кармалы авыл җирлегенең халкын үзәк усадьбага күңел ачу мәҗлесенә, Май чабу бәйрәменә(Масленицага) чакырдылар

2014 елның 2 марты, якшәмбе

Җырлашыйк, туганнар, җырлашыйк!

Кармалы авылы уянсын.

Ай, уянсын да тыңласын,

Масленицага җыенсын!

    Менә шулай итеп җырчы-музыкантлар Кармалы авыл җирлегенең халкын үзәк усадьбага күңел ачу мәҗлесенә, Май чабу бәйрәменә(Масленицага) чакырдылар.

    Бәйрәм уңды: авыл халкы да, кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр. Матур итеп бизәлгән яхшы атларда йөрделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле уеннарда, конкурс-викториналарда катнаштылар.

    Соңыннан оста хуҗабикәләр барысын да үзләренең тәмле коймаклары, кайнар чәйләре белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International