ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 7 сабый теркәлде: 5-малай һәм 2 кыз. Шуларның 1 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 3 – өченче бала, 1 –алтынчы булып туган.


2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның өч аенда Бөгелмә районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре тарафыннан туу турында 178 акт язмасы теркәлгән. Бу чорда 89 малай һәм кыз тигез туган. Беренче балалар 23 гаиләдә, икенче балалар 24 гаиләдә, өченче һәм дүртенче балалар 24 гаиләдә туган.


1
апрель, 2023 ел
шимбә

2023нче елның март аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе тарафыннан 219 баланың тууы теркәлгән, аларның 1 пары игезәк. Барлыгы 109 малай һәм 110 кыз туган. Сигез гаиләдә 4нче бала, дүрт гаиләдә 5нче бала дөньяга килгән.

2023 елның I кварталында Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 52 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 26сы малайлар һәм 26сы кызлар. Яңа туган балалар структурасы буенча 14 бала – беренче, 16 бала – икенче, 11 бала – өченче, 11 бала – дүртенче һәм аннан да күбрәк. 9 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 4 акт төзелгән.


31
март, 2023 ел
җомга

2023 елның 3 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 490 бала тууы теркәлгән, шуларның 5пар игезәкләр, 208 гаилә никахларын законлы рәвештә теркәделәр.

Очрашу диалог формасында узды, укучыларның барысы да әңгәмәдә бик актив катнашты. Ахырда кунаклар бүлек хезмәткәрләренә мондый очрашуларның кабат булуына өмет итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бала туу һәрвакыт бәхет, игезәк балалар туу бәхет икеләтә. Игезәкләр туу - Аллаһының Бөек бүләге дип санала. Лениногорскида бу атнада Билалов Рифат Илфат улы белән Екатерина Олег кызы гаиләсендә игезәк кыз балалар, Әминә һәм Амалия дөньяга килде.

2023 елның 30 мартында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда дистәләгән еллар бергә яшәгән, балаларын лаеклы тәрбияләгән, шәһәр һәм районның үсешенә зур өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

50 ел бергә йөргән 3 пар Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән истәлекле котлаулар һәм бүләкләр кабул итү һәм «Автоградбанк» вәкилләреннән бүләкләр алу өчен янә ЗАГСка килде.

2023 елның 30 март аенда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 200 нче пар булып Владимир Геннадий улы Орлов һәм Анна Евгений кызы Лапшина гаилә берлеген теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International