2023нче елның март аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе тарафыннан 219 баланың тууы теркәлгән, аларның 1 пары игезәк. Барлыгы 109 малай һәм 110 кыз туган. Сигез гаиләдә 4нче бала, дүрт гаиләдә 5нче бала дөньяга килгән.
Малайларның иң популяр исемнәре – Матвей, Мирон, Рамазан, Әмир, кызларның – София, Амелия, Элина, Милана. Мартның сирәк исемнәре – Илая, Сильвия, Севара, Левон, Тим, Яхья булды.