Балык Бистәсендә яшәүче Зыятдиновлар гаиләсен мөгаен бөтен кеше беләдер. Хабри Гариф улы “Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре”, Капиталина Григорий кызы “СССР медицина өлкәсендә атказанган хезмәткәр” ике матур, акыллы бала үстерделәр.
Биектау районы Чернышевка авыл җирлегендә 08.07.2014 елда “Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне”нә багышланган кичә уздырылды,50 ел бергә гомер иткән Лукояновлар гаиләсе тәбрикләнде, тагын 9 гаиләгә грамоталар тапшырылды, бу кичәдә кәләш белән кияү очрашуы - борынгы йола күрсәтелде. Шулай ук матур концерт программасы белән дә котладылар.
Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Каташ Каран мәдәният йортында зур тантана узды. Анда озак еллар бергә тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Нәкыя һәм Мансур Ильясовлар – 55, Равил һәм Халидә Зәйнуллиннар – 50, Зөлфия һәм Фрат Зиннуровлар 40 ел үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар ихтирамын яулаган гаиләләр. Аларны район, авыл җирлеге җитәкчеләре, якыннары, балалары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр, матур җырлар, дәртле биюләр алар хөрмәтенә башкарылды.
Озак еллар тату матур гомер кичергән Янурыс авылында яшәүче Халидә һәм Равил Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Аларга балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә бәрәкәтле гомер кичерсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
Конкурс халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Анда катнашырга теләүчеләр дә шактый. Хәзерге вакытта районнарда конкурста катнашырга теләүчеләр белән очрашулар уздырыла. Бу очрашу күптән түгел Алабуга районында булып узды. Анда 12 район вәкиле катнашты. Бу очрашуларны уздыруда ЗАГС бүлеге актив катнашты.
Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап үткәрделәр. Әзерләнү һәм бәйрәм итү берничә көн алдан башланса да, төп мероприятияләр 8 нче июль көнне үтте.
Бәйрәм чараларының иң зур өлеше гүзәл яр буенда булды. Тантана район башлыгының котлавы белән башланып китте. Анатолий Иванов матур теләкләреннән соң Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Мавлиннар гаиләсенә мәхәббәт һәм тугрылык өчен бирелгән медалне тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Р.Р. Х әялиев “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Николай Дмитриевич һәм Алена Алексеевна Федотовлар гаиләсенә тапшырды һәм чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Пенсия фонды җитәкчесе Г.М. Зиннурова Козиннар һәм Рыбаковлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатларын тапшырды.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.З. Гайнуллина барлык гаиләләргә дә мәхәббәтле булып ,сөеп-сөелеп яшәүләрен теләде.
Бәйрәмдә катнашкан һәр гаилә авылдашларының көчле алкышларын, якыннырының ихлас котлауларын, бу коннең символы булган ромашка букетларын кабул итеп алдылар.