2014 елның 8 июлендә Чистай шәһәренең Скарятинский бакчасында Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган киң күләмле бәйрәм чарасында чистай гаиләләре, җәмәгатьчелек, дини власть вәкилләре катнашты. “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ның ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова- Реутина бәйрәмгә килүчеләрне кайнар котладылар..
Юбиляр парга - Карповлврга медаль тапшырылды, күп балалы гаиләләрне,яңа өйләнешүчеләрне бүләкләү булды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан “Барлык гаиләбез белән ял итәбез” исемле күргәзмә, зур концерт программасы оештырылды. Бәйрәм бик яхшы килеп чыкты.
Баулы муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү дәвам итә. 10 июль көнне Покров Урустамак авылында агымдагы елда туй юбилейларын билгеләп үтүче парлар катнашында тантаналы чара узды. Бу көнне 30, 35, 40, 45, 50 ел бәхетле гомер итүче 13 гаилә котлаулар кабул итте. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
2014 елның 12 июлендә Чистайның Никахлашу сараенда Четырчинскийлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек шул көнне алар бер- берсен ир белән хатын дип атаганнар.
Валентина Ивановна Һәм Александр Николаевич үзләренә лаек ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның хәзер менә дигән оныклары бар. Болар эби , бабай өчен иң кадерле һәм якын кешеләр. Бәйрәм көнендә юбилярлар ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова- Реутинадан, туганнарыннан, якыннарыннан, хезмәттәшләреннән котлаулар алдылар. Традиция буенча алар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар, алтын балдаклар алмаштылар. “Яшь өйләнүчеләр “ хөрмәтенә юбилей вальсы яңгырады. Бу искиткеч күркәм бәйрәм булды!
Күп вакыт үтүгә карамастан, әлеге парлар бер-берсенә булган ярату һәм җылылык хисләрен югалтмаганнар. Бу якты һәм эчкерсез мәхәббәт аларга һәрчак ярдәм иткән, ул аларның узган юлларында алтын эз булып балкый. Әлеге мөлаем һәм матур парга карап тулы ышаныч белән: “Мәхәббәт яшькә карамый! Мәхәббәт могҗиза тудырырга сәләтле!” – дип әйтергә мөмкин.
Мамадыш районы Җөри авылында 15 нче тапкыр керәшен халкы фестивале узды. “Питрау” бәйрәме республикабыз һәм илебез халкы өчен инде күптән яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
Бәйрәмгә илебезнең төрле почмакларыннан җыелган кершеннәр үз мәдәниятләре, тормыш рәвешләре, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган традицияләре белән оештырылган ишегалларында таныштырдылар.
Әйтергә кирәк, ялгызаклар өчен аерым “Димче Гөрпи” почмагы эшләде. Монда теләгән һәр кеше үзе турында мәгълүмат калдырып сөйгән ярын табу мөмкинлегенә ия булды. Соңырак димче карчыклар җыелган анкеталарны барлап парлар туплыйлар. Барлыкка килгән яшь пар Питрауда танышканлык турында сертификатка ия була, һәм киләсе ел тамашасына чакыру ала.
Ә инде иң чибәр кәләшне “Керәшен чибәре” бәйгесе узучы сәхнәдә күрергә мөмкин иде. Быел бу исемне алу өчен 10 кыз көч сынашты. Җиңүче дип Казан кызы Алинә Давыдова табылды.
Бәйрәм искиткеч зур салют белән тәмамланды.
Барлык юбилярларны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәчесе котлады. Котлауны авылның яраткан ансамбле “Яблоневый ряд” дәвам итте. Оештыручылар күңелле уен “Могҗизалар кыры” әзерләгәннәр иде. Катнашучылар җаваплар гына биреп калмадылар, узләренең очрашу-танышу тарихында сөйләделәр. Кичә күңелле дискотека белән тәмамланды.
12 июль көнне Яңа Усы авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Питрау көне керәшеннәрнең генә түгел, районның бөтен милләтләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Бу көнне гаиләләр белән, дуслар, якыннар белән, ерак төбәкләрдән җыелалар. Традиция буларак район халкы Яңа Усы авылының Сабантуй мәйданында җыелды.
Бәйрәм район Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның котлавыннан башланды. Авыл җирлеге Башлыгы Вәсилә Игошева сүзләренчә, Питрау көнен оештыруда җирлек эшмәкәрләре, авылдашлар һәм авылда туып төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр ярдәм итә. Бәйрәмне Яңа Усы авылы егете, хәзерге вакытта театр сәнгате югары уку йортында белем алучы Артем Пискунов алып барды.
Көннең салкынча булуына карамастан, шаян уеннар һәм традиция булып киткән иң яхшы букетка, мунча себеркесенә конкурслар халыкта чын мәгънәсендә күңелле бәйрәм кәефе тудырды.
Керәшен халкы үзенең күркәм бәйрәме – Питрауны билгеләп үтте. Аны элеккедән килгән традицияләргә тугры калып, җиренә җиткереп үткәрделәр. 12 июльдә Питрауга райондашларны Нарат Асты, Ләке, Баткак авыллары җыйды.
Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә Сарман районы Ләке авылының "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбленең яшь башкаручысы - Лиана Антонова "Керәшен чибәре" республика конкурсында 2 нче урынны яулады. Ул диплом һәм акчалата бүләк белән беррәттән "Мисс Татарстан - 2015" бәйгесенә чакыру алды. Лиананы яклап чыгыш ясаган "Игәнә" ансамбле борынгы Питрау күренешен күрсәтте.
2014 елның 8 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “алтын” юбилярларны котлау чарасы үткәрелде. Иксановлар Фәрит Канзи улы һәм Наилә Калимулла кызы хезмәт елларын Әлмәт оешмаларында эшләүгә багышлап, бугенге көндә шәһәрдә бәхетле һәм тыныч тормышта яшиләр. Алар 2 бала үстереп, хэзер оныкларны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Юбилярлар хөрмәтенә бик күп җылы һәм матур котлаулар яңгырады,тантаналы рәвештә аларга медаль, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.