Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эшкә кереште. Аяусыз сугыш вакытында илебезнең кырларында, завод-фабрикаларында, үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый хезмәт куйган әби-бабаларыбызның тормышларына бәйле төгәл һәм тулы мәгълүматлар “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер Китабын бастырып чыгару өчен кирәк. Әлеге күләмле басманың дөнья күрүе бүгенге заман яшьләрендә патриотик рух, тарихи үткәнгә хөрмәт, әби-бабаларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге зур һәм, һичшиксез, бик кирәкле эшне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп тиз арада тәмамлар дип өметләнәбез.
22 нче июльдә Яңа поселок мәдәният йортының кече залы кунакларны тантаналы төстә каршы алды. Чөнки бугенге кунаклар гади кунаклар гына түгел, әти-әниләренә бәхет, шатлыкка өстәп, матди ярдәм дә алып килүче нәни бәбиләр иде.
…..Бүлмә түренә урта бер җирдә талдан үрелгән бишек эленгән. Ә бишек эчендә нәни «бәби» йоклый… Бүлмәгэ Ленар Сәйфиев башкаруында «Тал бишек» жыры агыла. Менә кунаклар да җыела башлады. Алар бүгенге бәйрәм чарасының төп гаеплеләре: Сәмәкәй, Новый поселогы, Сосновый Бор, Татарстан совхозыннан килгән иң нәни кунаклар, әти-әниләре, туган тумачалары, дәү әниләре.
Бәйрәмгә район ЗАГС мөдире Мостафина Эльвира Ринатовна һәм пенсия бүлеге идарәсеннән Резедә Назаровна Мөхәммәтшина чакырылган иде. Алар бәхетле әти-әниләрне тәбрикләп Ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм күңелле узды, кунаклар уңай тәэсирләр алып, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, кәнәгатьләнү хисе белән таралышты.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 22 июль көнне шәһәребезнең 10 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлау сүзләре белән ачты. Балаларин Яр Чаллы УФМС башлыгы З.З.Галиуллина, шәһәр советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Р.Б.Мугерман, туганнары һәм якыннары тәбрикләделәр.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
22 июль көнне Апас мәдәният йорты каршында балалар өчен күңелле ял чаралары оештырылды. “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” девизы астында узган әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга нинди генә уеннар уйнатмадылар. Нәфис сүз, җыр, биюдә дә сәләтләрен күрсәттеләр сабыйлар. Соңыннан барысы да бүләкләр алып, тәмле сулар, конфетлар белән сыйланып, канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.
Тантанада Казан шәһәренең Совет районы Пенсион фонды вәкиле Минапова Роза Җәүдәт кызы катнашты.
Роза Җәүдәт кызы үзенең рәхмәт сүзләрен барлык килгән әти-әниләргә җиткерде,ә алып баручы исә сабыйларның исем мәгънәсен аңлатып үтте.
Барлык катнашучы әниләргә сертификат белән чәчкәләр бүләк ителде,аларның гаиләләренә тынычлык,сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.
Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылында яшәүче Тарасова Анна Андреевна шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилен билгеләп үтте. Анна Андреевна гомер буе “Кызыл Йолдыз” колхозында төрле эшләрдә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары-оныклары игътибарына күмелеп яши.
Тормыш иптәше сугыш ветераны Михаил Иванович белән 61 ел бергә гомер кичерәләр. Авылдашлары өчен үрнәк гаилә булып алты балаларының хөрмәтен тоеп яшиләр.
Озак яшәү серләрен без Кавказ халыклары гына белә дибез. Ләкин андыйлар безнең арада да очрый. 21 нче июль көнне Акбүре авыл җирлеге Сөлчә Баш авылында яшәүче Мухтарова Гөлсем апага 90 яшь булды. Аны туган көне белән котлап КФХ “Ахмәтвәлиева” җитәкчесе Гөлчәчәк Гусман кызы һәм Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы үзләренең изге теләкләрен теләделәр, бүләкләрен бирделәр. Озын, исәнлекле гомерләр сиңа, Гөлсем апа!
21 июльдә Алексеевск муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева һәм район пенсия фонды җитәкчесенең урынбасары Фаттахова Ә.Н. котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында гаилә, мәххәбәт һәм тугрылык көне уңаеннан ”Бергә яшәүләре - олы бәхет” дигән матур кичә уздырылды. Бу бәйрәмне зурлап оештырдылар, чөнки бу авыл җирлегендә үрнәк булып, озак еллар дәвамында кулга-кул тотынып яшәүче гаиләләр бик күп. Бәйрәмгә 25, 30, 35, 40, 45, 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән 18 пар чакырылган иде. Юбилярларны котларга аларның балалары, туганнары, дуслары җыелган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов 55 ел бергә яшәгән Казанөев Михаил һәм Зинаида гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.