ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2014 ел
шимбә

       2014 елның 16 июль Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Н.Кадырова яңа туган сабыйлар Полина Романова һәм Ульяна Русакова тормышларындагы беренче документ - туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкне  әти – әниләренә  тапшырып, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдереп, балаларга исем кушу йоласын уздырды. 


18
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның 18 нче июлендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр.Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче – Рашит Абдулла улы һәм Фердався Ашраф кызы Ишмитовлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Р.Ш.Загитова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар. Шулай ук аларга Яшел Узән башлыгы А.В.Тыгин исеменнән «рәхмәт хаты» тапшырылды. Бу искиткеч бәйрәм -  балалар, онык-оныкчылар, туганнар, дусларны бергә жыеп, шәһәребезнен “алтын”  юбилярларын котлады. Ишмитовлар гаиләсе 40 елдан артык – Горького һәм Серго заводларында тир туккәннәр, урнәк гаилә, Яшел Узәннен  “алтын “хәзинәсе.


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Минем Татарстан, минем Түбән Камам” дип исемләнгән велопробегта катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән әлеге велопробегны Түбән Кама мэриясе һәм “Нижнекамская газета” редакциясе коллективы оештырган иде. Көньяк урамнан старт алган, тимер атларын иярләгән түбән камалылар Химиклар, Төзүчеләр, Тынычлык проспектлары аша үтеп, “Кояшлы алан” гаилә һәм спорт паркына юл алдылар. Стартта биш йөзгә якын кеше кузгалып китсә, маршрут ахырына таба аларның саннары бер мең тирәсенә җиткән иде инде. Спорт белән бәйле төрле ярышларда бик теләп катнашкан ГХАТ идарәсе белгечләре алга таба да әлеге акцияләрдә катнашачак.

Шушы көннәрдә Спас муниципаль районы Иж-Борискино авылында яшәүче Анна Палагинага йөз дә ике яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы вәкиле Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, авылҗирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина котладылар. Тыл хезмәтчәненә чәчәкләрһәм бүләкләр тапшырдылар, тормыш сынауларын күп татыган Анна Осиповнага исәнлекҗан тынычлыгы теләделәр.

2014 елның 17 нче июлендә, жәйнен ин матур кояшлы көнендә, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова барлык әти - әниләрне мондый олы бәйрәм белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.

Күркәм традиция буенча һәр елның  13нче  июлендә  Албай  авылында  Питрау бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмдә авылдашлар гына түгел,  шәһәрдән, башка авыллардан килгән кунаклар күп катнаша.  Мака тау итәгендә бәйрәм җыр-моңнарга  күмелеп,төрле кызыклы  уеннар уйнатылып үрелеп бара.

Авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков һәм сәркәтип Анна Абрамова бу бәйрәмгә аерым дулкынлану белән әзерләнәләр. Чөнки бу көнне алар юбиляр гаиләләрне тәбриклиләр.  Быел алар арасында җирлекнең хөрмәтле гаиләләре - алтын юбилярлар  Иван-Ольга Филипповлар, көмеш юбилярлар Григорий-Елизавета Тимофеевлар,  Николай-Клара Шалдымовлар. Алар барысы да авыл җитәкчелегенең матур теләкләренә, бүләкләренә, күрсәтелгән игътибарына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әйтергә кирәк, бәйрәмдә шулай ук иң яшь һәм иң өлкән кунак та  бүләкләнә. 

      Аксубайдан Николай Иванович и Маргарита Николаевна Жарковлар гаиләсе инде 60 елдан артык бергә гомер кичерәләр. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина аларны «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне белән котлады һәм медаль тапшырды.


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты. Рамазан аенда көн саен үткәрелә торган күмәк авыз ачу мәҗлесләренә мөселман хатын-кызлары белән беррәттән шәһәребезнең төрле оешмаларында хезмәт куючылар да чакырыла. ГХАТ идарәсе  белгечләре әлеге чакыруларны бик теләп кабул итеп ала. Һәр елдагыча, быел да хатын-кызлар башта  вәгазь тыңлады, үзләрен кызыксындырган теге яки сорауларын мөгаллимәләргә бирә алды, гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән эшнең торышы белән кызыксынды, мәчет каршында инде 2010 нчы елдан бирле эшләп килүче Мөселман хатын-кызларының Советы оешмасының эш алымнары турында фикер алышты.

 

Әлеге мөселман хатын-кызларының советы эшенең төп юнәлеше булып гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшьләргә психологик ярдәм, өлкән буын вәкилләренә тиешенчә хөрмәт-ихтирам күрсәтү, тормышларында авыр, каршылыклы хәлләргә очраган дин кардәшләребезгә матди ярдәм итү тора. Моннан тыш мөселман хатын-кызларының советы әгъзалары  “Я=син” дип аталган яшьләр советына да ярдәм итеп, күз-колак булып торалар. Яшьләр исә, үз чиратларында төрле спорт ярышлары оештырып, балалар белән төрле чараларда катнашып, хастаханәләргә ярдәм итү эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәм әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм чараларында мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә бик теләп катнаша.

ГХАТ идарәсе белгечләре мөселман хатын-кызлар советы белән берлектә эшләргә әзерлекләрен белдерде. Һәм алга таба гаилә институтын ныгыту юнәлеше буенча уртак эш планын төзү кирәклеген ассызыклады.   

8 нче июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык ”  көне уңаеннан зур бәйрәм үтте.

         Бәйрәм чарасы кияү һәм кәләшләрнең парадыннан башланып китте. Зәңгәр күкне колачлап очкан ап-ак күгәрченнәр  барыбызга да мәхәббәт, тигезлек һәм  бәхет өләштеләр. Борынгы ярәшү йоласы, исем кушу тантанасы, гаилә юбилейлары парады, тормышларын корып яши башлауларына бары бер генә ел тулган гаиләләр белән очрашып төрле кызыклы  уеннар уйнау – болар барысы да бәйрәмнең күрке булып тордылар.

Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык ”  көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасының кульминациясе булып “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшыру  тантанасы булды.

          

Барлыгы 2008 нче елдан башлап Түбән Кама муниципаль районында 12 комплект медаль  тапшырылган.

         8 нче июль көнне ГХАТ идарәсенә бәйрәмгә килгән балалар да, өлкәннәр дә  рәхәтләнеп ял иттеләр, концерт карап хозурландылар.    

Гаилә традицияләрен саклап, бер-беренә тугры булып озак еллар матур гомер итүче үрнәк гаиләләр районыбызда бик күп. Әлеге гаиләләрне нәкъ менә  бәйрәм көнне хөрмәтләү күркәм төс ала. Быел да 8 июлҗ көнне бәйрәм чарасына шундый гаиләләр җыелды. Шуларның берсе - Иске Чүпрәле авылында яшәүче һәм үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Флюра һәм Фиркатҗ Җәлаловлар. Аларга шушы тантанада "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

      Бәйрәмгә чакырылган калган хөрмәтле парларыбыз быел үзләренең Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Иске Кәкерле авылыннан Гөлшат һәм Равил Сабирҗановлар шундый хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Аларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып ясаган йомгаклары мондыйрак: гаилнең нигезе - хатын белән ир мөнәсәбәтендә, аларның сабырлыгында. Сабырлыксыз бер нәрсә эшләп булмый. Шуңа күрә гаилә корганнан соң да йөрәктәге дуслык, мәхәббәтне саклар өчен  иң беренче сабырлык кирәк.

        Шушы хөрмәтле гаиләләрне район Башкарма комитеты  җитәкчесе Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиуллов кайнар котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International