Җыенда Министрлар Кабинеты идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова катнашты һәм чыгыш ясады. Җыенда катнашучы халык район җитәкчеләренә үзләренең теләкләрен җиткерделәр, сорауларын бирделәр. Борчыган мәсьәләләрне язма рәвештә бирү өчен җәмәгать кабул иту пунктына да мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бар иде.
2014 нче елның 18 нчы августында Буа районында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булып китте. Ул Иске Суыксу авыл җирлегендә капиталь ремонттан соң ачылган мәктәпне, шулай ук Буада урнашкан “Ак каен” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында ун укучыга уку кирәк-яраклары белән өр-яңа букча тапшырды. Очрашу Район мәдәният йортында дәвам ите.
Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. эш планы белән таныштырды һәм авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгел үзләштерү турында аңлатма бирде. Шулай ук Татарстан Республикасы көне кысаларында үткәреләчәк чаралар белен таныштырды.
Ирле – хатынлы Рахин Виктор Харитон улы һәм Тамара Фёдор кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 6 август көне корып җибәргәннәр. Рахинларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Рахинларның исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Сарман муниципаль районы Урта Кәшер авылында яшәүче Гайфуллин Яскар Гыйльфан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яскар абый фронттан кайткач “Искра” колхозына баш хисапчы булып эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугры булып кала. Тормыш иптәше Марзия апа белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Яскар абый авылның һәм районның хөрмәтле кешеләренең берсе. Юбилее уңаеннан Яскар абыйны котларга район һәм җирлек җитәкчеләре, туганнары, кунаклар җыелды. Яскар абыйга ныклы сәләмәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп озак еллар яшәвен телибез.
8-10 августларда Алабуга районы Атиаз авылында III авыл яшьләре форумы уздырылды. Форумның оештыручылары ТР Алабуга бүлеге Аграр яшьләр берләшмәсе иде.Үзләренең кече туган якларын яратучы, авылны тагын да ямьлерәк итәргә теләүче яшьләр яр буенда палаткалар кордылар. Республика авыл туризмын тагын да әйбәт итү буенча конференция булып узды.
2014 елның 16 август көнендә Яңа Савин районының ГХАТ бүлегендә Сабирҗанов Камил Салихҗан улы һәм Роза Хәлил кызының алтын туй бәйрәме үткәрелде. Бу матур тантанага иң якын кешеләре-балалары, оныклары җыелды.
Камил Салихҗан улы-офицер, ул үзенең 25 елдан артык гомерен Ватанны саклауга багышлаган. Роза Хәлил кызы- тугры иптәш, яраткан хатын буларак тормышның төрле якларын уйлап эш итүче, гаҗәеп акыллы хатын. Олы уллары Марат этисе юлыннан киткән-ул да офицер. Кече уллары Эрик-эшче.
Барлык авыр тормыш мәшәкәтләрен алар бергә җиңгәннәр. Дуслык, татулык, бер берсенә хөрмәт һәм сабырлык , хезмәт сөю, кешеләрне ярату нигезендә корылган аларның гаиләсе. Бу эстафетаны алар бабаларына тапшырдылар.Юбилярларыбызга исәнлек- саулык, тигезлек, гаилә иминлеге теләп калабыз.
Казаклар авылында туып, сугыш башланганда 16сы гына тулган кыз тракторда эшләгән. 1947 нче елда кияүгә чыгып, тре белэн 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Саҗидә апаны Рәсәй Президенты В.В.Путин исеменнән Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П.А.Чернов,ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Имамиева һәм халыкка социальярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.Ә.Мортазин котлады.
Мортаза мәдәният йортында яшь гаиләләр өчен кичә узды. Чараның төп максаты – яшьләргә бәхетле никахның нигезләрен нәрсә тәшкил иткәнен аңлату. Кичәдә авылның иң яшь парлары катнашты. Алар өчен төрле ярышлар, уеннар оештырылды. Садыковлар һәм Шәйхетдиновлар гаиләләре җиңүче дип табылды.
2014 елның 14 август көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясенең Арчадагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Флера Моратова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Фәридә Бәхтиярова, миграция хезмәте инспекторы Ришат Гыйбадуллин 8 укучыга паспорт тапшырганда аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләде. “Яшь гвардия”че Юлия Ибраһимова паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлатты.