ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга районында август аенда гадәттәгечә, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм” итү йөзеннән “Ишегалды бәйрәмнәре” уздырыла. 21 августта шундый бәйрәм ЗАГС бүлеге урнашкан ишегалдында да булды.

Концерт программасы, төрле уеннардан соң, балалар укырга барырга букчалар, төрле бүләкләр алдылар.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 20 августында Сарман районының Җәлил бистәсендә зур бәйрәм узды, район башлыгы Нәфис Закиров  үрнәк гаиләләр белән очрышты. Аларга саулык-саләмәтлек, бәхет, алдагы тормышларында зур уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Очрашу бәйрәм рухында барды, аннары кунаклар чәй өстәле янында җыелды. Бәйрәмдә Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат М.У.Магановның ышанычлы вәкиле Шайхутдинов Р.М., Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Ф.Ю. Хәертдинов, район оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, кунаклар катнашты. 

2014 елнын 20 нче августында, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, унбер яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнен ата-аналары да уртаклашты.  14 яше тулган яшь егет-кызларга, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге инспекторы паспортларны тапшырды һәм сөенечле вакыйга белән котлады. Яшьләргә, Россиянең чын гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз.

20 нче августта Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 15 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Хамидуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге шәһәребездә 2014 нче елда туган 200-нче сабыйны теркәде. Туу турында 200-нче сан астында төзелгән актлар язуы Буа шәһәрендә яшәүче Ирина һәм Николай Дубковлар гаиләсендә туган балага карата төзелде.  Гаиләдә беренче булып туган малайга Егор исеме куелды. Кечкенә сабыйның беренче официаль документын -  туу турындагы таныклык, Егорның әтисенә тапшырылды. 


19
август, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 19 августында Сарман районы Кәүҗияк авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда авыл җирлегенең үсеше мәсьәләләре каралды. Җыенда район башлыгы Н.А.Закиров,  Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат  М.У.Магановның ышанычлы вәкиле  Ш.М.Каюмов катнаштылар.      

Шул ук көнне район башлыгы Нәфис Закиров җирлекнең үрнәк гаиләләре белән очрашты һәм аларны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр тапшырды, саулык сәләмәтлек, озын гомер, киләчәктә уңышлар теләде. Бу теләкләргә барлык кунаклар да кушылды.

2014 елның 19 августында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Ксения Анисимова язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.

         ЗАГС бүлегенең җитәкчесе  Н.Кадырова  яшь парга бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балалары сау-сәләмәт  булып үсеп, аларны үзенең унышлары белән сөендереп торсын дигән теләкләр белдерде.

     2014 елның 19 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Марковскийлар гаиләсенең 54 еллык гаилә юбилее узды.

     Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.

2014 нче елнын 19 августында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Мәдәният йортында  тантаналы шартларда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үткәрелде, монда иртәгә мәктәпкә барачак  аз тәмин ителгән гаиләләрдән 120 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр.

 

Татарстан Республикасында  старт бирелгән һәм күркәм гадәткә кергән традиция  инде сигезенче ел үткәрелә.

 

Мәктәп портфельләре, спорт костюмнары, канцелярия кирәк-яраклары шәһәр, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләренең хәйрия акчасына алынды.  “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Генераль директоры Фоат Вәлиев Айрат Хәйруллинның  Хәйрия фонды, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте (Илшат Фәрдиев) шактый зур спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.

 

Район башлыгы, шәфкатьлелек попечительләр советы рәисе Камил Нугаев, Хәйруллиның Хәйрия фонды җитәкчесе ярдәмчесе Ирина Волостнова укучыларга иң яхшы теләкләрен җиткеределәр.

 

Бәйрәмгә  нәниләрне махсус котларга килгән Әгерҗе районы башлыгы, ГХАТ булеге мөдире,  Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Агил Галиуллин да ун нәни укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте. “Агро-Кама-Нәүрүз“ ширкәте  җитәкчелеге дә елның-елында авылдагы беренче сыйныфка баручы барлык укучыларны да, шәһәрдәге хезмәткәрләренең балаларын да эче тулы букчалар белән сөендерә. Әнә шулай, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм балалар әзерләгән кызыклы тамаша карап, җитәкчеләрдән бүләкләр, шоколадлар алып бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар нәни укучылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International