Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сабина белән Булат Әхмәтовлар никахларын теркәү тантанасы булды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар 2023 елда Чистай муниципаль районында гаилә корган 100-нче пар булды, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән яңалык иде.
2023 елның 28 апрелендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре биш пар белән бергә балан утырттылар һәм исем такталарын элделәр.
Күкрәккә беркетелгән Георгий тасмасы, Җиңү символы буларак, елдан-ел Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында искә төшерә. Георгий тасмасының төсе һәркемгә яхшы билгеле.Тасмалар – кара һәм кызгылт төсләре – «төтен һәм Ялкын» дигәнне аңлата.
Татар гимназиясендә 2023 елның 27 апрель көнне 9 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер-беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре.
Яр Чаллы ГХАТ идарәсе коллективы Минабетдиновлар Гарәфетдин Аламетдин улын һәм Розаны гаилә тормышының алтын юбилее белән котлады.
Балалар иҗаты йорты" МББУ базасында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында" Минем гаиләм-минем байлыгым" Республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә ГХАТ идарәсе белгечләре 7 нче номерлы балалар бакчасына бардылар һәм 7нчы төркем балалары белән бергә аның әкиятләре буенча тылсымлы сәяхәт иттеләр.
2023 елның 26 апрелендә Нурлат районының Никахлашу сараенда «Минем гаиләм-минем байлыгым» дип исемләнгән республика рәсем конкурсының муниципаль этабы узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым"дигән рәсем конкурсы игълан итте.
26 апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Чистай шәһәренең «3 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булды.