ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 9 апрелендә Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары  өчен ишекләрне киң итеп ачты.  Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага- паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.

Җыелышта ЗАГСның яңа программасына калышлы мәсьәләләр каралды.


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Ирле – хатынлы Абраров Ильдас Вильдан улы һәм Фирая Миннулла кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. 

2015 елның 8 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 63 Чаллы гаиләге алды. 


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

 Казанда узган  “Ел хәйриячесе-2014” Республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Әлеге чарада Буа районы Аксу авылыннан күп балалы Шәфигуллиннар гаиләседә катнашты. Тантанада “Зур гаилә” акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уллыкка алган күп балалы гаиләләргә җиңел машина ачкычлары тапшырды.

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсендә Бөек Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. 
Бүген, 2015 елның 7-нче апрелендә сәламәтлек көне уңаеннан, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Ләйлә Хабирова Яшел Үзән бала тудыру йортында бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә туу турында таныклыкны тапшырды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

2014 елның 4 апрелендә Яр Чаллы шәһәре  Тантаналар сараенда Григорьев Радмирга исем кушу мәҗлесе узды. Радмир – Сергей һәм Рәзиләнең көтеп алынган беренче сабыйлары.


3
апрель, 2015 ел
җомга

Клубны ГХАТ бүлеге эшчеләре һәм яшьләр бүлеге эшчеләре оештырдылар.Алты актив яшь гаилә катнашты. Зур, дәрәҗәле кунаклар чакырылды. Власовлар һәм Яппаровлар гаиләсе бик матур итеп 55 ел бергә яшәгәннәрен сөйләделәр. Очрашу театраль  коллектив чыгышы белән тәмамланды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 3 нче апрель көнне Исламовлар гаиләсе яңа туган сабыйларына тантаналы төстә беренче документын алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International