Малиновский гаиләсенә «70 ел Җиңү” медален тапшыру тантанасы

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсендә Бөек Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. “70 ел Җиңү” хәтер медален 12 ветеранга тапшырдылар. Алар арасында Николай Михаил улы һәм Зинаида Яков кызы Малиновскийлар гаиләсе дә бар иде, Николай Михаил улы – Бөек сугыш ветераны, Зинаида Яков кызы – тыл хезмәткәре. 1946 елда, сугыштан соң, Зинаида Яков кызы туган көнендә, ГХАТ бүлегенә гариза бирделәр, 2016 елның 19 февралендә 70 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсе җитәкчесеннән, совет ветераннарыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде . Культура  йорты музыкаль номер бүләк  итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International