2015 елның 9 апрелендә Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары өчен ишекләрне киң итеп ачты. Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага- паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова- Реутина әлеге чараны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында ачты.
Онытылмас, тантаналы шартларда 27 яшүсмер Россия гражданинының төп документын- паспорт алдылар. Алар паспортның барлыкка килү тарихы, ЗАГС бүлеге турында, шулай ук 1941- 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүне каршылауга әзерлек хакында яңалыклар белделәр.
Биредә котлау сүзләре белән Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе миграция хезмәте идарәсенең Чистай бүлеге начальнигы Равил Рафаэль улы Мәзгүтов чыктылар.
Алар паспорт алучыларны үз илебезнең патриотлары булырга чакырдылар.