Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Ирле – хатынлы Абраров Ильдас Вильдан улы һәм Фирая Миннулла кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 2 апрель көне корып җибәргәннәр. Абраровларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

      50 ел  бергә гомер иткән  Абраровлар гаиләсен ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International