Казанда узган “Ел хәйриячесе-2014” Республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Әлеге чарада Буа районы Аксу авылыннан күп балалы Шәфигуллиннар гаиләседә катнашты. Тантанада “Зур гаилә” акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уллыкка алган күп балалы гаиләләргә җиңел машина ачкычлары тапшырды.