2015 елнын 9 маенда Спас районы Болгар шәһәрендә үзек мәйданында совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган бәйрәм булды.
Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге үз Ветераннарын 9 май көнендә Бөек Җиңү көне белән котлап үзенчәлекле бүләк әзерләде. Бүләк - безнең районга кунак булып килүчеләрнең ветераннарга җылы, ичкерсез теләкләре язылган плакат иде. Ул Лаеш районы Ветераннар Советы рәисе Рашат Мотыгуллович Булатовка тапшырылды.
Район үзәгендә Биек Җинүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм парады Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган бәрелешләргә күрсәтүгә нигезләнгән иде. Район үзәге урамнарынан сугыш елларындагыча “киендерелгән” техника, солдатлар, хезмәт коллективлары узды. Демонтрациядәгеләр кулларына Георгий тасмасы төсендәге шарлар, әләмнәр, Биек Ватан сугышында катнашкан, инде безнең арадан киткән кешеләрнең портретларын тоткан иде. Биектау районы да “Үлемсез полк” акциясене кушылды.
Җиңүнең 70 еллыгын каршылау Теләчедә зур оешканлык белән үтте. Теләче район үзәгеннән сугышта катнашкан бабайлар рәсемнәрен тотып баручы балалар бәйрәмгә килгән халык күңелендә озак сакланыр.