2015 нче елның 8 май көнендә Актаныш районы бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге тарафыннан 50 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. (Район буенча быелгы елның шушы көненә 93 бала туды). Бәхетле әти - Талипов Нияз Рәшит улы һәм әнисе - Талипова Алсу Митҗан кызы кызларына Зилә исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар , матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.