ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 505 сабый теркәлде: 267 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала 1150, ә иң зуры – 5000 грамм. 

Бөтендөнья балалар көне кысаларында, Балык Бистәсе районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә, “Балаларга хокукый ярдәм итү” көне уздырлылар.

Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәм итү көнендә 2015 елның 20 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан гражданнарны гаилә кодексы һәм балаларның хокуклары турында сораулары буенча кабул итү көне үткәрелде.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бу көнне күбрәк Ата-аналар һәм асрамага алынган балалар килде. Алар узләренең борчыган сорауларын бирделәр.

Һәм дә ГХАТ бүлегендә кайнар телефон линияседэ эшләде.

20 ноябрьдә, Бөтендөнья бала көнендә һәм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8–10 сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге белгечләре, юрист, адвокат, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды. Барлык белгечләр дә үзләренең һөнәри хезмәте, бала хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде һәм мәктәп укучыларын бәйрәм белән котлады.

2015 елның 20 ноябрь көнне Чүпрәле районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә районыбызның яш гражданнарына шәхесне билгеләүче олы документ – паспорт бирү тантанасы узды. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре һәм сыйныфташлары катнашты. Шушы олы документны кулларына алгач яшь гражданнар җыелган кунаклар алдында илебезнең ынынычлы гражданнары булырга дип ант иттеләр.

20 ноябрьдә Алабуга муниципаль районы ГХАТ бүлеге специалистлары халыкара балалар көнендә, балаларга хокук  ярдәме күрсәтү көнендә катнаштылар.  Бу көнне ятим, авыр тормышта үсә торган балаларга, шулай ук уллыкка-кызлыкка алган ата-аналарга ярдәм күрсәтелде.

       Мәктәп укучылары бик күп сораулар бирделәр, уктычу белән укучы арасындагы мәнэсәбәтләре мәсәлә  буенча. Очрашуда ятим-балаларнын закон вәкилләре, опекуннар булды.  Очрашу ахырында, ГХАТ житәкчесе опекун хатынга үлү таныклыгы алыр эчен Башкирия ГХАТ булеге буенча консультация бирде.

20 ноябрь көнне “Болгар 1-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә” балаларга хокукый ярдәм иту  көненә багышланган чара үткәрелде. әлеге чарада ,  район прокуратурасы вәкиллзре, районның  балигъ булмаганнар белән эшлү һәм аларны яклау комиссиясе,  ГХАТ бүлеге житэкчесе,  Башкарма комитетның  мәгариф бүлеге психолог  катнашты.

    2015 елның 20 ноябрендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында, ЯҮМР ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте, әлеге чара яшел үзәннең шәһәр прокуратурасы базасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International