18 декабрь көне ГХАТ бүлегендә хезмәт итүче һәрбер кеше өчен һөнәри бәйрәм. Бүгенге якты, әкияти кышкы көндә икеләтә бәйрәм ясап Марсель һәм Алена Адгамовлар матур гаилә корды.
2015 нче елның 18 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары белән 2015 елның 11 айлык йомгакларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Алар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар.
Хөрмәтле коллегалар!
Һәр ел 18 декабрьдә уздырыла торган профессиональ бәйрәмебез уңаеннан ихлас теләкләремне кабул итегез!
2015 нче елның 17 нче декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Моның өчен ЗАГС бинасында махсус “куб” урнаштырылуы турында хәбәр иткән иде. Анда никахларын теркәргә килүче яшь парлар, аларның якыннары, кунаклар шул “куб”ка акча салып, онкологиядә нинтегүче балаларга ярдәм кулы сузалар. 2015 елның 17 декаберендэ сабыйлар өчен бүләкләр алып, “Нечкәбил” Республика конкурсы призеры Ләйсән Сәмәрханова, “Гольфстрим” төркемендә биюче кызлар килделәр.
ГХАТ хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 23 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
ГХАТ бүлеге оешкан көнгә зур бүләк булып Тукай районында биш йөзенче бала туды. Шундый шатлыклы вакыйга белән Биковлар Илдар һәм Рида уртаклашты. Комсомол поселогында яшәүче бу гаиләдә көтеп алынган кызлары София туды.
Мамадыш районының Зверосовхоз авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Мельникова Анна Сергей кызы шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Күпчелек кешедә ГХАТның эше тантаналы рәвештә никахларны теркәү дигән фикер яши, ләкин ГХАТның йөрәге - архив.
Казан ГХАТ Идарәсе архивында 3,5 млн гражданлык хәле актлары тупланган. Петр I Указы белән 1722 елда кертелгән метрик китапларда 1917 елга кадәр ул актлар теркәлгән.
Озак еллар буе төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган авылдашларын Сабанчино халкы хөрмәт итеп яши. Күптән түгел биредә клуб мөдире Әнисә Гайфетдинова тырышлыгы белән «Сабанчином-гомер бишегем» дигән кичә үткәрелеп, бу куркәм чарага юбилей иялэре чакырылды. Менә алар: «Урал» күмэк хуҗалыгының «Рассвет» бүлекчәсендә склад мөдире булып эшләүче Гафур Зәйнетдинов (55 яшь) һәм ферма мөдире Ренат Гарифуллин (50 яшь), райпо шоферы Нурулла Гайнетдинов (55 яшь), укытучы Рушания Сәфәргалиева (50 яшь), үзләренең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Сания Фәйзуллина (75 яшь) хэм Римма Гариповалар (75 яшь).