ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

25 ел никахта булу – ул көмеш туй. Мондый озын юлны лаеклы үтәр өчен, бер-береңне яратырга, кадерләргә һәм сакларга кирәк.

2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 236 гражданлык хәле акты теркәлгән, шул исәптән 13 туу турында, 25 никах теркәлү турында, 13 никахны өзү турында, 1 - уллыкка алу турында, ата булуны билгеләү - 7, исемен үзгәртү - 1, үлем турында 176 акт теркәлгән.

2023 елның 4 июлендә Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән ирле-хатынлы Андроновлар гаиләсе Петр улы Александр һәм Николай кызы Валентинаның гаилә тормышының «Алтын» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бала туу уңаеннан бирелгән гаризаларның 75% «Бала тууы» суперсервисы ярдәмендә бирелгән. Июнь аенда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан туу турында 20 акт теркәлгән, шуларның 15-е суперсервис хезмәте аша алынган.

2023 елның 6 аенда Бөгелмә районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 347 бала тууы теркәлгән, шул исәптән бер игезәк. Аларның 174е малайлар һәм 173е кызлар.

2023 елның 6 аенда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 322 төрле гражданлык хәле акты теркәлгән. Шул ук вакытта 64 туу турында акт теркәлгән. 35 малай һәм 29 кыз туган.


2
июль, 2023 ел
якшәмбе

Никахлашу сараенда нәкъ шул кадәр теркәлү узган. Айның иң яшь кәләшенә 16 яшь тулды, иң олысына 50 яшь. Айның иң яшь киявенә – 22, иң олысына – 58.

Менә җәйнең беренче ае үтте. Ул районны 110 бала тууы белән сөендерде: 62 малай һәм 48 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1020 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5340 гр.

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 90 таныклык бирде, шуларның 46 малай һәм 44 кызның тууы теркәлде. 28 гаиләдә беренче бала туган, 26 бала үз гаиләләрендә икенче, 21 бала өченче, 15 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булган.


1
июль, 2023 ел
шимбә

Һәр шимбә иртәнге 8 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж уза. Чираттагы очрашу 1 июльдә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International