2023 елның 4 июлендә Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән ирле-хатынлы Андроновлар гаиләсе Петр улы Александр һәм Николай кызы Валентинаның гаилә тормышының «Алтын» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. "Алтын” туй-бу ир белән хатынның 50 ел дәвамында гаилә мөнәсәбәтләре төзү буенча авыр хезмәт күрсәткече һәм нәтиҗәсе! Ир белән хатын лаеклы хезмәт юлын үткәннәр. Мәхәббәт һәм татулыкта ир белән хатын лаеклы белем алган һәм үз балаларын үзләре үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, үзара ярдәмләшү һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Андроновлар гаиләсен авыл халкы хөрмәт итә һәм алар яшь гаиләләр өчен үрнәк булып торалар.
Бергә яшәүнең 50 еллыгы хөрмәтенә Андроновларның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге башлыгы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм тагын озак еллар бергә бәхетле гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар адресына Макыл авыл җирлеге башлыгы Павел Карпухин, авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова, Татар-Макыл китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова, беренчел ветераннар оешмасы рәисе Надежда Першина бик күп җылы сүзләр әйтеп бүләкләр тапшырдылар.