ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Менә җәйнең икенче ае үтте. 2023 елның июль аенда Әлмәт шәһәрендә 157 бала дөньяга килде. Алар арасында 76 малай һәм 81 кыз. Баланың минималь авырлыгы- 720 гр., тәшкил иткән, ә максималь - 5030 гр.

2023 елның 7 аенда Бөгелмә районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 412 бала тууы теркәлгән, шул исәптән ике игезәк бала. Барлыгы 202 малай һәм 210 кыз туган.


30
июль, 2023 ел
якшәмбе

Җәй-елның иң көтелгән вакытларының берсе. Якты төсләрнең күплеге кошларның җырлавы, якты кояшның җылы нурлары, үсемлекләрнең, җиләкләрнең чәчәк атуы. Июль традиция буенча туйлар өчен иң юмарт ай. Җәйнең иң матур аенда Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә 82 пар гаилә берлеген теркәгән.


29
июль, 2023 ел
шимбә

Бүген, 29 июльдә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен чираттагы инструктаж узды.


28
июль, 2023 ел
җомга

1973 елның 27 июлендә Рәфкать Вәгыйз улы һәм Гөлфирә Шәйхи кызы Актаныш районының Пойсевский авыл советында никахларын теркәгәннәр. Тиздән төзелә торган яшь автоградка күченәләр. Рәфкать Вәгыйз улы озак еллар шәһәрнең пассажир автотранспорты җитештерү берләшмәсендә (ПОПАТ) шофер булып эшли, яшьләр остазы була.

2023 елның 27 июлендә Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән Маннаповлар гаиләТәлгать Гарифулла улы һәм Ландыш Кашиб кызларының гаилә тормышының «алтын» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 нче елның 27 нче июлендә Нурлат шәһәрендә Никахлашу сараенда булачак әниләр белән очрашу узды. Әлеге очрашуда яңа туган балаларны «Суперсервис» аша теркәп булуы, ягъни Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алулары турында сүз барды.

Бүген ГХАТ идарәсе белгече Резеда Гарифуллинаның эш көне Анатолий Антон улы белән Алевтина Николай кызы Калейчикның гаилә тормышы - "алтын" туй белән котлавы белән башланды!

26 июльдә Никахлашу сараенда Демидовларның алтын юбилее тантанасы узды. Бүген Сергей Дмитриевич белән Любовь Ивановна артында 50 ел бергә яшәү, зур хезмәт стажы, иң мөһиме – яраткан балалары һәм оныклары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International