Җәй – елның иң күп туйлар гөрли торган фасылыдыр. Саба ГХАТ бүлеге җәйге сезонга никахларын теркәү өчен 50гә якын гариза кабул итте. Июнь аенда 9 пар, июль аенда 20 пар теркәлгән. Августка 21 гариза кабул ителгән. Бәхет ачкычы ныклы гаилә кулында. Яшь гаиләләр артсын, тормышыбызны ямьләп сабыйлар тусын.