2023 елның 10 августында Сарман авылында яшәүче Равил һәм Миңнегалия Фәләховлар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында юбилярларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады. Юбилярларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.