Июль ае – яшьләрнең гаилә корырга иң яраткан вакыты. Бу айда барлыгы 19 гаилә барлыкка килде. Үткән айның иң өлкән кәләше һәм киявенә 48-шәр яшь, иң яшь кәләш белән кияүгә – 20-шәр тулган.
Милләтара никахлар өч пар гына, дүрт пар үз милләтләрен яшерергә теләгән.
Чирмешән, Сарман, Алабуга һәм Төмән өлкәләреннән кайткан кәләшләр “Мамадышныкылар” булды. Мамадыш гүзәл затларын исә Киров һәм Брянск өлкәләреннән, Алабуга һәм Түбән Камадан кияүләр хатынлыкка алды.
Август ае да эссе булырга вәгъдә итә. Бу айга якынча 30 гариза кабул ителгән.