Мамадыш районы ГХАТ бүлеге июль аена нәтиҗәләр ясады

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Җәйнең икенче ае Мамадыш районына 25 сабый бүләк итте: 10 малай, 15 кыз. Аларның дүртесе – гаиләдә беренче бала, унбише – икенче, дүртесе – өченче, өчесе –дүртенче һәм күбрәк булып аваз салганнар.

Иң тәвәккәл әнигә – 43 яшь тулган, әтигә – 42. Иң яшь әнигә – 18, әтигә – 22 тулган.

Айның иң популяр кызлар исеме – Сәйдә. Өч гаилә кызлары өчен шушы исемне сайлаган. Шулай ук бу айда Румия, Асель, Лиана, Айлин, Валерия, Азалия, Арина, Эллария, Айсель, Ясминә, Амилла, Мәрьям кебек исемнәр дә кушылган. Малайлар арасында иң популяр исемнәр Мөхәммәд һәм Евгений. Аларны икешәр гаилә нәсел дәвамчылары өчен яратып сайлап алган. Калган гаиләләр Дмитрий, Данис, Сәет, Ислам, Глеб һәм Арсений кебе исемнәр сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International