30 сентябрьдә Апас районы Урта Балтай авылында гомер итүче Равия әби Гыймранова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
30нчы сентябрьдә “Өлкәннәр декадасы” кысаларында Апас район мәдәният йорты сәхнәсе һәм тамаша залы алар карамагында иде.
Олкэннэр коненэ багышлап, 2016 нчы елның 29 нчы сентябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 23 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды.
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр көне уңаеннан район буенча үткәрелгән чисталык акциясендә актив катнашты.
2016 елның 30 сентябрь аенда тугыз яшь гаиләләргә Әгерҗе районының Пенсионный фондында ана сертификатлары тапшырылды.
Ел саен 30 сентябрь көнне Россия Интернет көне билгеләп үтелә.
29 сентябрь көнне билгеләп үтелүче Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Яхшылык – йөрәгеңдә” акциясендә катнашты. Әлеге чара Бөгелмә үзәк район хастаханәсе поликлиникасында уза һәм бу акция бөгелмәлеләрне үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлегенә, йөрәк эшчәнлегенә игътибарлы булырга чакыра.
Бүген - 29 сентябрь көнне Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул 1999 елда Бөтендөнья йөрәк федерациясе инициативасы белән оештырыла.
Болгар шәхәренен 1-нче урта мәктәбе югары сыйныф укучылары катнашында Спас районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне уздырылды.
Бөгелмә шәһәре кадет мәктәп-интернаты укучылары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр аларга үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899, 1925, 1935 һәм 2016 елгы акт язуларын күрсәтте. Бергәләп гаилә, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, шулай ук бу темага кечкенә генә тест яздылар. Укучыларны Константин белән Ольганың никах рәсмиләштерү тантанасына да чакырдылар. Егетләр яшь парны парад формасында алкышлар белән каршы алды.