Апас районында зур концерт

2016 елның 30 сентябре, җомга

30нчы сентябрьдә “Өлкәннәр декадасы” кысаларында Апас  район мәдәният йорты сәхнәсе һәм тамаша залы алар карамагында иде. Район башлыгының исемле бүләкләре-тальянчылар дуэты, сәнгать  мәктәбе инструменталь ансамбле, Татарстан “Нечкәбил-2016” конкурсының финал өлешенә үткән  Алия Нуриева тарафыннан сәхнәләштерелгән күренеш, “Сәләт” балалар иҗаты Үзәге бию ансамбле, “Садә”фольклор коллективы, Апас үзешчәннәре, сәхнә ветераннары әзерләгән концертны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да тамаша кылды. Җитәкчеләр үз чыгышларында барлык өлкән яшьтәге апаслыларны ихластан, шигъри юллар белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International