Бөгелмә шәһәре кадет мәктәп-интернаты укучылары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр аларга үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899, 1925, 1935 һәм 2016 елгы акт язуларын күрсәтте. Бергәләп гаилә, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, шулай ук бу темага кечкенә генә тест яздылар. Укучыларны Константин белән Ольганың никах рәсмиләштерү тантанасына да чакырдылар. Егетләр яшь парны парад формасында алкышлар белән каршы алды.
Очрашу кадет тормышы турындагы әңгәмә белән тәмамланды.