Ел саен 30 сентябрь көнне Россия Интернет көне билгеләп үтелә. Яшь һәм әле бик беленмәгән бәйрәм үз тарихын 1998 елдан, “ It infoart Stars” мәгълүмәти компаниясенең “ рус телле Интернетның халык санын алу” акциясеннән, башлый.
Бүген Түбән Кама Никахлашу Сараенда, интернет челтәре тормышларында зур роль уйнаган парлар никахларын теркәде.
Туган көне алдыннан Татьяна Якунина интернет челтәре аша, матур һәм дөрес итеп әти-әнисенә рәхмәт сүзләре белдерер өчен, ярдәм итәрдәй кеше эзли.
“Очраклы гына, Андрей Трефиловның сайтларының берсенә күзем төште, анда язылган шигырьләр мине җәлеп итте һәм мин аннан ярдәм сорарга булдым. Юбилеема ул өч шигырь язып бирде. Мин аларны көчле алкышлар астында укыдым- дип сөйли бәхетле кәләш- шул көннән без тагы да ешрак языша, очраша башладык. Ә бүген инде менә безнең туй көне!”