Урта Балтайда юбилей

2016 елның 30 сентябре, җомга

30 сентябрьдә Апас районы Урта Балтай авылында гомер итүче Равия әби Гыймранова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да туган төбәкләрендә хезмәт итәләр. Олуг юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Равия әбигә Рәсәй президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин һәм Урта Балтай мәктәп коллективы да күчтәнәчләре белән изге теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International