ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

18 октябрьдә Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбендә “ Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң....”дигән темага әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды.  Бала үскән саен, аның җаваплылыгы арта, ата - анадан күбрәк игътибар сорала.

КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 17 октябрендә "Казан" Гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында көн тәртибенә Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе чыгарылган иде: 2016 елның 9 ае нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар.


16
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

Инде менә Лениногорск шәһәренең ГХАТ  бүлегендә чираттагы игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Корсаков Сергей белән Анастасиянең игезәк балалары туу белән гаилә күп ишлегә әверелде. Чын күңелдән бу гаиләгә исәнлек-саулык, озын матур гомер телибез.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

15 октябрь көнне Теләче авылында “Үз агачыңны утырт!” акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Өмә барышында Теләче үзәк ял паркына Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаенннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабантуе уза торган паркка Саба урман хуҗалыгының Ленин урманчылыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачлары утыртылды.  Әлеге өмәдә районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә үзеннән өлеш кертте.

Рафис Нотфулла улы һәм Мөршидә Газиз кызы Нотфуллинар 2016 елның 15 октябрендә алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар өч бала тәрбияләп устерделәр.  Рафис Нотфулла улы колхозда  алдынгы механизатор иде. Мөршидә Газиз кызы озак еллар Өнсә мәктәбендә башлангыч  сыйныф  укучыларына  белем бирде. Бугенге көндә Мөршидә апа  иҗтимагый эш белән шөгелләнә - авылның ветераннар Советы рәисе булып тора.

2016 елның 15 октяберендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә чираттагы “Юнона” булачак гаилә мәктәбе дәресе үтте.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Чираттагы гаилә белеме дәресе узды Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә. Бу юлы бездә кунакта Бөгелмә шәһәре һөнәри-педагогика көллиятенең 1 нче курс студентлары булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга үзләренең хезмәт үзенчәлекләре, акт язуларын теркәү турында сөйләделәр.

Юбилярларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева район башлыгының котлау хатын тапшырды. Истәлек бүләкләре бирде. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Юбилярларны хезмәттәшләре, балалары, оныклары котлады.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Актаныш муниципаль районында өлкән яшьтәге автор һәм башкаручыларның үзешчән сәнгать концерт–күргәзмәсе үтте.

Өлкәннәр декадасы кысаларында, район мәдәният сараенда өлкән яшьтәге автор һәм башкаручыларның үзешчән сәнгать концерт–күргәзмәсе үтте. Чара башланыр алдыннан, район мәдәният йорты фойесында «Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!» фотокүргәзмәсе оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International