ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Корольковлар гаиләсендә барлыкка килде.

Паркның яшел мәйданчыгындагы сәхнәдән 8 гаилә парын котладылар, алар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. «Казан шәһәре ЗАГС Идарәсе» МКУ начальнигы вазыйфаларын башкаручы - беренче урынбасары Елена Студеникина парларны юбилей бәйрәме белән зур җылылык белән котлады.

23.08.2023 елның матур көнендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын теркәделәр.

Күпчелек гашыйклар матур дата гаилә мөнәсәбәтләренең ныгытмасына тәэсир итә һәм бәхетле тормыш гаранты булып хезмәт итә дип саныйлар. Шуңа күрә яшь парлар очен никахлашу датасын сайлагау аеруча җаваплы һәм мөһим адым.

23 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 августта, Россия Федерациясе Дәүләт флагы бәйрәме көнендә, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

22 августта, бәйрәм көнендә - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясе яшь гражданнарының беренче паспортларын тапшыру тантанасы узды.

22 август көнне Теләче муниципаль районы «Движение Первых» - «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенен Теләче җирле бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча миграция пункты, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС секторы белән берлектә "Без-Россия гражданнары"! Россиякүләм проекты кысаларында, Россия Федерациясы флагы көне уңаеннан тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы булып үтте.  

Зәй мунципаль районы ГХАТ бүлегендә август ахырында искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Василий Иван улының һәм Людмила Георгий кызының игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның уллары Илья һәм Алексей ике минут аерма белән 8 август көнне 2470 гр һәм 2690 гр. авырлык белән дөньяга килде!

Дүрт бала Ксения, Марфа, Мария һәм Сергийны тәрбияләүче Артемий һәм Христина Добрыниннар бишенче балаларының дөньяга килүен түземсезлек белән көткәннәр. 2023 елның 15 августында аларның гаиләсендә күптән көтелгән могҗиза чынга аша -  Лука дип исем бирелгән уллары дөньяга килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International