2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисы Р.Н. Миңнеханов һәм аның хатыны Г.А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда Татарстанның 500дән артык матур гаиләсе катнашты...»
Чистай районын әлеге чарада ике лаеклы гаилә тәкъдим итте: Галиевлар һәм Ермолаевлар.
Кабул итүдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге кабул итүгә төрле һөнәр һәм тармакларның хезмәт династияләре чакырылган. Сез үз үрнәгегез белән илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялисез!». Ирле-хатынлы Галиевлар Альфред Сәгыйт улы һәм Надежда Андреевна гомер буе балалар табибы һөнәренә багышладылар, Чистай муниципаль районының сәламәтлек саклау системасына зур өлеш керттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең дәүләт бүләген – 10 бала тәрбияләүче Ермолаев Юрий Аркадьевич һәм Наталья Ильиничнага «Ата-ана даны» медален тапшырды.
Республиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буынга, яңа гына үз гаиләләрен булдыручы яшьләргә үрнәк булып тора. Сәламәтлек һәм иминлек теләкләребезне кабул итегез. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу атмосферасы булсын!»