Чистай ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

2023 елның 28 августында, Республика көнен бәйрәм итү алдыннан, "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай никах сарае 14 яшькә җиткән Россия яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру чарасында үз ишекләрен ачты.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны һәм Кристина Анисимова җырлавы астында ачылды.

Тантаналы һәм шул ук вакытта бик күңелгә үтеп керерлек шартларда 11 бала Россия гражданының төп документын – паспортлар алды.

"Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Ильмира Ярмушева, Бердәм Россия" партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башлыгы Наилә Хәйдәрова, Чистай КФҮнең әйдәп баручы белгече Энҗе Родионова, Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең "Беренче хәрәкәт" җирле бүлекчәсе Советы рәисе Гүзәл Гатауллина Чистай районы яшь гражданнары алдында чыгыш ясады.

Яшь шәһәрлеләргә Татарстан Республикасының өч төсле флагы тасмалары, истәлекле бүләкләр тапшырылды, патриотлар, үз җирләренең чын хуҗалары булырга һәм илебез үсешенә үзләренең игелекле эшләре, укулары һәм эшләре белән өлеш кертергә теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International