29 августта Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Р.Н.Миңнеханов катнашында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә махсус хәрби операциядә катнашучылар, авыл хезмәтчәннәре, машина төзүчеләр, нефть химиклары, фән, мәгариф һәм спорт, мәдәният һәм рухи өлкә эшлеклеләре, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, уңышлы идарәчеләр һәм эшмәкәрләр лаек булды.
Республикада гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше, дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы бүләкләнде.
Идарә коллективы үз җитәкчесен чын күңелдән котлый һәм аңа яңа һөнәри уңышлар һәм казанышлар тели!