ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

 Асель –гарәп исеме , бал кебек татлы, йомшак, нәфис дигән сүзне аңлата. Яңа туган кыз - Альберт һәм Эльвира Аухадиевларның беренче балалары.

 Баланың туу турында таныклыгын тапшырганда ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән котлау открыткасы, региналь  җәмгыть  оешмасы “Ак калфак” исеменнән (җитәкчесе Кадрия Идрисова) «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте һәм яшь  гаиләгә исәнлек, озын гомер, балаларының гел аларны сөендереп яшәвен генә теләде.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Ике кеше арасында булган мөнәсәбәт энҗе кебек үсеп, формасын алып 30 елдан сон камил була.

Гаилә – ул ир белән хатынның уртак иҗаты һәм хезмәте, нәтиҗәсе –озак елларга җитәрлек чын мәхәббәт!

      Бүген Чаллы шәһәренең  Тантаналар Сараенда Үзәк районы 26 номерлы хокукый белемнәр гимназия укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгеч Лейсан Гайнуллина үткәрде.

      Буген безнең коллега баш белгеч Мещанова Г.М.  Яр Чаллы шәһәренең 98- нчы балалар бакчасында “Гаилә демографик хәле турында” доклад белән чыгыш ясады.

      Очрашу кызыклы  һәм тату үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренең сорауларын биреп, зур ихтибар белән тыңладылар.


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

 Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авылында яшәүче Евдокия Кузнецова бу көннәрдә үзенең олы юбилеен -90 яшь тулган көнен бәйрәм итә. Аның бала чагы коллективлаштыру чорына, ә яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

Парлар елдан –ел кунакларын яңа тенденцияләр, кызыклы идеяләр белән шаккаттырырга омтыла. Бу юнәлештә матур  даталарның да популярлыгы арта бара.

   17.07.2017 нче ел көне дүшәмбе, ГХАТ  хезмәткәрләре ялы, булса да, Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сарае бу көнне дә никахыгызны законлы рәвештә теркәргә мөмкинлек тудыра. Бу датага алдан язылып куярга ашыгыгыз!

Хезмәт ветераны Марфа Максимовна Каксялова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Марфа Максимовна хәзер Баулы шәһәрендә яши. Әмма ул Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында үскән, шунда ук озак еллар  дуңгыз фермасында эшләгән.

Алексеевск районында узләренең уртак бәйрәмен,   алтын юбилейларын Барченковлар гаиләсе билгеләп утте.Николай әфәнде һәм Мария ханым алтмыш ел инде бергә  матур тормыш итәләр, балаларына , онык-оныкчыларына урнәк гаилә булып, бергә  гомер кичерәләр.

13 мартта Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль идарәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен, дәүләт һәм муниципаль идарәсенең Югары мәктәбе КФУ да, "Гражданлык хәле актларын теркәү" темасындагы программа ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International