Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан белгечләр ЗАГСка килүчеләрнең барысына да Георгий тасмалары тагалар, алар шулай ук ветераннарга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерергә ярдәм итәләр.
04 май көнне Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар сараенда 2017 елны үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 6 парны котлау булып узды. Бәйрәмне ГХАТ идарәсе хезмәтчеләре ачты, аларга котлау сүзләре әйтте һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга «Почетлы акт» һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Юбилярлар үзләренең балаларыннан, оныкларыннан, дусларыннан матур теләкләр, котлаулар кабул иттеләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясе дәвам итә. Бу көнне тантаналы рәвештә 4 парның никахлары теркәлде. Яңа туган гаиләләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиңү алып килгән өчен хөрмәт йөзеннән Георгиев тасмасын тактылар.
4-5 майда Теләчедә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Әлки районы командасы авыл районнары арасында беренчелекне яулады. ГХАТ бүлеге начальнигы Халиуллина Э.Ф. да җиңүгә үз өлешен кертте.
6 май көнне Әтнә районының Күәм авылында сугышта катнашкан ветераннар хөрмәтенә зур чара узды. Бу чарада ветераннар, мәктәп укучылары, Күәм авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә Җиңү Көненең 72 еллыгына багышланган, бәйрәм чаралары узды.
Георгий тасмасы – ул җинү бәйрәменең истәлекле символы. Бөек Җинүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәмгә карата, илебезнең терле почмакларында волонтерлар георгий тасмалары эләштеләр. Бу акцияне Буа районы ГХАТ бүлеге дә хуплады, таныклык алып китүчеләрне бәйрәм белән котлап георгий тасмалары бирелде.
Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү Көне алдыннан 18 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
ГХАТ бүлеге специалисты Альбина Әхмәтова Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе турында сөйләде, һәр паспорт алучыга Совет халкының җиңүе символын - Георгий тасмасын тапшырды.
9 Май көне алдыннан, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Георгиевская лента” дигән акция үткәрделәр. ГХАТ бүлегенә килгән барлык кешене якынлашып килүче Җиңү Көне белән, котлап һәр берсенә Георгий тасмасын тапшырдылар.
5 нче май көнне, Менделеевск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Марина Филатова “Альфа” ТОСы җитәкчесе Лидия Маслова һәм “Химик” ТОСы җитәкчесе Әлфия Талыпова белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашканнарның тол хатыннарын бәйрәм белән котладылар.