Җиңү көнен көтәбез

2017 елның 5 мае, җомга

9 Май көне алдыннан, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Георгиевская лента” дигән акция үткәрделәр. ГХАТ бүлегенә килгән барлык кешене якынлашып килүче Җиңү Көне белән, котлап һәр берсенә Георгий тасмасын тапшырдылар.

"Әлегә үткәнне без хәтерлибез, киләчәгебез бар!". Барлык ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Азнакай шәһәре мөселман зиратында сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең ташландык каберләрен чистартып һәм тәртипкә китереп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International