Мәхәббәт шулдыр...

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә, Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарган көндә, Әнүсә апа белән Әхәт абый Хановларның бергә гомер итүләренә 50 ел тула. Очраклы, әмма кызык туры килү бу, чөнки алар икесе дә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләр. Әле тагын бер туры килү бар. Кичә бөтен дөнья яшьләре Гашыйклар көнен билгеләп үтте. Күп кенә сынауларны бергәләп үткән әлеге парга мәхәббәт хисе яхшы таныш.

Әнүсә апа белән фотоальбом карап утырабыз. Каты тышлы, аклы-каралы фотосурәтләр ябыштырылган картон битле мондый альбомнар һәр гаиләдә бар. Узган гасыр урталарында ясалган фотокарточкалардан сөйкемле генә Томбарлы кызы елмая. Тыйнак, ягымлы карашлы.

Икенче биттә әти-әниләре, энеләре һәм сеңеле белән төшкән фото. Баулының 2нче мәктәбендә унберенче сыйныфта белем алган чагында төшерелгәне дә саклана альбомда. Сыйныфташлары арасында Исергәп егете Әхәт тә бар. Карашы тәвәккәл, кулында – баян. Яшьләр арасында беренче саф, самими хисләр менә шул вакытларда кабынып китә дә инде.

Мәктәпне тәмамлауга юллары аерыла. Әнүсә әнисе үрнәгендә педагогия институтына укырга керә. Фотоальбомда физика-математика факультеты студенткасы Әнүсә сурәте янында Ульяновск хәрби элемтә училищесы курсанты асыл егет Әхәт фотосы да урын алган.

Уку елларында Казан һәм Ульяновск арасында хатлар йөри, сирәк-мирәк күрешүләр дә була.

Әхәтне, укуын тәмамлагач, Днепропетровскига җибәрәләр. Ә Әнүсә Баулыга кайта, 1нче мәктәптә укыта башлый. Аерылышу аларның хисләрен сүндерми, киресенчә, ныгыта гына. Мондый тугрылык, көтә белү бүгенге көндә, ни кызганыч, сирәк күренеш.

Ел ярым узгач, 1967 елда, ялга кайткан Әхәт кызга кияүгә чыгарга һәм бергәләп Украинага китәргә тәкъдим ясый.

– Мин башта риза булмадым – уку елы уртасында ничек эшне ташлап китмәк кирәк. Алай да ул мине күндерде, – дип искә ала Әнүсә апа. – 15 февральдә авыл советына барып, язылышып кайттык. Әле дә хәтеремдә, авыл советы рәисенең килгәнен көтеп утырган идек. Шул ук көнне әти-әниләребез бездән башка гына никах укыттылар. Берничә көннән туганнар белән җыелышып мәҗлес ясап алдык. Һәм китеп тә бардык.

– Днепропетровскида украин әбие йортында бәләкәй генә бүлмәдә яши башладык. Бердәнбер җиһаз – казармадан алып киленгән тимер карават иде, – дип сөйли Әнүсә апа гаилә тормышының беренче еллары хакында. – Савыт-саба, башка нәрсәләр юк иде. Бар бирнәм – урын-җир әйберләре. Өйдә су да, газ да юк. Хуҗа әбидән савыт-саба сорап алып, керогазда һәм керосинкада ашарга пешерергә өйрәнергә туры килде. Акрынлап калак­лар, чынаяклар, башка кирәк-ярак алдык.

Әнүсә апа әйтүенчә, туганнарын сагынса да, тормыш иптәше белән еракларга чыгып киткәненә бер дә үкенмәгән. Днепропетровскида кызлары Лена дөньяга килгән.

Башка хәрбиләр хатыннары кебек үк, Әнүсә апа да ире артыннан Украинадагы икенче бер шәһәргә – Уманьга китә, аннары гаилә Венгриягә, Самарага күченә.

1980 елда Әхәтне, хәрби белгеч буларак, Кабулга Әфган хәрбиләрен укытырга җибәргәч, Әнүсә, декабрист хатыны кебек, аның артыннан китәргә карар кыла. Үзе белән алты яшьлек уллары Айдарны да ала.

– Юк, курку булмады, – ди Әнүсә апа. Кабулның үзендә чагыштырмача тыныч булса да, төннәрен ату тавышлары ишетелгән. Бервакыт аның күз алдында вертолёт шартлый...

Аларның гаилә альбомында Әфган чоры фотолары байтак. Әфган хәрби начальниклары белән, гади халык белән төшкәннәре дә бар. Күбесендә Хановлар янәшәсендә аларның тормышын саклаучы солдатлар тора.

– Күршем пешекче булып эшли иде. Көннәрдән бер көнне үзе белән эшкә барырга чакырды, вертолёт часте ашханәсендә эшче куллар җитми, диде.

Шулай итеп Әнүсә апа сак астында көн дә эшкә бара башлый. Бервакыт милли аш – токмач әзерләргә туры килгәнен искә алды ул. Частька генераллар килергә тиеш була. Нәрсә пешерергә? Әнүсә авылдагыча нечкә итеп токмач кисәргә була. Тырышуы юкка китми. “Рәхмәт, туган якка кайт­кандай булдык”, – дип, рәхмәт белдерәләр хәрби начальниклар.

Гаилә Әфганстанда ел ярым була. СССРга кайткач, Әхәт абый Самардагы югары уку йортларының берсендә хәрби кафедрада укыта. Тора-бара гаилә кече ватаннарына кайтырга карар кыла.

Әнүсә Закир кызы пенсиягә чыкканчы Баулы социаль яклау бүлегендә эшли, Әхәт абый Әлмәт электротехник җиһазлар ремонтлау буенча производство хезмәт күрсәтү үзәк базасында хезмәт куя.

Баулыда гомер итүче әлеге тыйнак гаилә турында сөйләгәндә, үзеннән үзе күбрәк Әнүсә апа турында бәян ителде. Мөгаен, гаилә яме, иминлеге, бөтенлеге сөйгәне артыннан дөнья читенә китәргә әзер булган хатын-кызга бәйле булгангадыр. Гаилә башлыгы, элекке хәрби Әхәт абый сүзчән кеше түгел. Алай да озак булмаган аралашу вакытында әлеге йортта чын мәгънәсендә бер-береңә ышаныч, аңлау һәм гафу итә белү хөкем сөргәнлеге сизелде. Мәхәббәт шулдыр, мөгаен...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International