ГХАТ идарәсендә укучылары белән очрашу

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гомер дәверендә кеше ГХАТ органы ишекләрен берничек тә узып китә алмый, чөнки монда аның тормышында туудан алып үлемгә хәтле  булган иң мөһим вакыйгалар турында мәгълүмат саклана. Мәсәлән, документ югалткан очракта, иң беренче итеп кеше ГХАТ архивына мөрәҗәгать итә, чөнки һәр көнне төзелә торган актлар аңа ярдәм итә ала. 2015 елның 28 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре 16 нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән очрашты. Укучылар «Семьяведение» курслары дәресендә ГХАТ органнарының оешу тарихы, идарәнең эшчәнлеге һәм шулай ук архив фонды белән таныштылар. Шулай ук ГХАТ идарәсе белгечләре аларга 1918 елга хәтле тууны, язылышуны һәм үлүне руханилар теркәве турында сөйләделәр, метрик китаплары актларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International