Татьяна көнендә туташ һәм әфәнделәр Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә студентлар балына җыелды. Король белән королева дигән мактаулы исем алыр өчен үзара ярыш үткәрелде. Инде бишенче мәртәбә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, урта гасыр дәверенә чумып, бик күркәм тамаша шаһитлары булды. Яшь туташлар һәм әфәнделәр бал киемнәрендә вальс әйләнделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, матур сөйләү осталыкларын күрсәттеләр, мәхәббәт аңлаттылар. Балның короле һәм королевасы исемнәренә Казан милли тикшеренү технологик университеты филиалы студентлары Антон Белоногов белән Мария Моисеева лаек булдылар.
25 гыйнварь көнне Сарман районы Илексаз авылында гомер кичерүче Зиятдинова Мияссәрә Насыйбулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова да ветеранга иң матур теләкләрен ирештерделәр. Мияссәрә апаны хөрмәт итеп, балалары, оныклары кайтканнар иде.
25 январь көнне Ютазы районында яшәүче Хөршидә Ярулла кызы Халимуллина гомеренең 100 нче кышын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның 5 баласы, 11 оныгы, 12 оныкчыгы, күп санлы туганнары, күршеләре һәм ГХАТ хезмәткәрләре дә килде.
Район башлыгы Александр Никошин Иске Салманда дөньяга килеп, гомере буе шунда яшәгән һәм эшләгән Гарифулла ага Хәсәновны 90 яше тулу белән котлады. Ул ветеранга Россия Президентының котлавын да тапшырды, бүләк бирде. Бөек Ватан сугышы елларында үсмер килеш эшләп йөргән, намуслы хезмәте өчен шул чорда ук медаль белән бүләкләнгән Гарифулла аганы Иске Салман җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов та котлады.
25 гыйнвар көне православие дине календаре буенча җәфа җигүче изге Татьянага багышланган. Ул Рим Аллаларына буйсынмавы өчен җәзалап үтерелә, ә соңрак изгеләр рәтенә куела. 1755 елның 25 гыйнварында императрица Елизавета Петровна үзенең указы белән Мәскәү университетын оештырып җибәрә. Шул вакыттан башлап изге Татьяна Россия мәгарифен яклаучы булып санала башлый. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге дә яшьләр бүлеге белән берлектә, шәһәребезнең алдынгы студетлары белән, "Татьянин день" дип исемләнгән студентлар балы оештырды.
Бүген Биектау районы Пермяки авылында яшәүче Михеева Анастасия Ефим кызына 90 яшь тулды. Аның озын гомере вакыйгаларга һәм шатлыкларга бай булды: Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, дүрт баланын икесен югалту. Хәзерге вакытта ул бәхетле ана, 5 оныкнын һәм 6 оныкчыкнын яраткан әбисе. Юбилей белән Анастасия Ефим кызын Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады һәм бүләкләр тапшырды.
25 гыйнварда дәүләт хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, һәм гамәлдәге законнарны билгеләнгән вакытта башкару өчен, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгечләре авыл җирлекләре урынбасарларына семинар уздырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 нче елның 25 январьда көнне 18 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Спас районы Красный Вал авылында яшәүче Татьяна Басковага туксан яшь тулды.
Гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев , ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәте вәкилләре, туганнары һәм якыннары кайнар котлады.
Юбилярга традиция буенча котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Актаныш районы Каенлык авылы тыл ветераны Муллагалиева Фатима Муллагали кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башлыгы урынбасары И.Бариев тапшырды.