ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

19 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында Әлмәт муниципаль районы уртак Иҗтимагый советы утырышы булып узды. Әлмәт районы гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру төп темасы буенча фикер алыштылар.

 2017 нчы елның 19 нче сентябрь көнендә  Саба муниципаль районы Олы Шынар авылында яшәүче Асия Галимулла кызына 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Шынар авылы җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов килгән иде. Һәркайсы Асия әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Ильнар һәм Екатеина гаиләсенә сертификат бирелде.

Күркәм проект авторлары “Ак калфак ” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Яр Чаллы бүлеге һәм “Эврика” мәдәни үзәге белгечләре.
“Яшь әниләр мәктәбе” ачылу тантанасы шәһәренең ЗАГС идарәсе бинасында оештырыла.

 Шушы көннәрдә Биектау районы Суксу авылыннаң Хакимҗановлар,  Фидаил Галимҗан улы һәи Гөлнар Фәрид кызы  үзләрнен гаилә юбилейларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Усад спиртзаводында хезмәт куя. Гөлнар 22 ел мәктәптә укытучы вазифасын башкара. Анын укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып югары урыннарга ия булалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International