Яр Чаллыда “Талбишек” яшь әниләр мәктәбе ачыла

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Күркәм проект авторлары “Ак калфак ” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Яр Чаллы бүлеге һәм “Эврика” мәдәни үзәге белгечләре.
“Яшь әниләр мәктәбе” ачылу тантанасы шәһәренең ЗАГС идарәсе бинасында оештырыла. Программада Чаллы шәһәренең танылган эстрада һәм драма театры артистлары һәм балалар чыгышы. Фойеда төрле формада эшләнгән бишекләр күргәзмәсе һәм сату оештырыла, “Әни” образына мәдхия җырлаучы фотосүрәтләр җыелмасы, нарасыйларны тәрбия кылырга ярдәмче брошюралар тәкъдим ителә. Үзенчәлекле чарада Сез, озын тормыш юлы үткән, бай тәҗрибә туплаган, миһербанлы, игелекле балалар үстергән, хәзер инде оныкларын тәрбияләүче өлкәннәр белән аралашырсыз.
Булачак әниләр! Кадерле яшь әниләр! Сезнең өчен педагогика һәм тәрбия темаларына төрле юнәлештәге белгечләр чыгышын тыңларга һәм шәхси сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге һәм кызыклы мастер класслар булачак.

“Талбишек” яшь әниләр мәктәбе асылыда, булачак һәм яшь әниләргә балага исем сайлау һәм исем кушу, кендек бавы йолаларын, дөньяга туган балага корбан чалу тәртипләрен җентекләпләп өйрәтергә. Бишек җырлары, үстерү, үчтеки итү уеннарының тәрбия өлкәсендәге кыйммәтен күтәрергә ярдәм итүгә йөз тотачак! Моннан тыш тырнак, чәч кисү, баланы юу, бәби туе уздыру, сөннәтләү, күз тиюдән саклау һәм башка дәресләрне оештырачак. Баланың сөйләмен формулаштырудагы уеннар, рәсем-сәнгать дәресләре бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International