Әлмәттә Иҗтимагый совет утырышы узды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

19 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында Әлмәт муниципаль районы уртак Иҗтимагый советы утырышы булып узды. Әлмәт районы гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру төп темасы буенча фикер алыштылар.

"ӘМР башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча социаль әһәмиятле чаралар уздыру” дигән темага доклад белән ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ГХАТ органнары  гаилә мөнәсәбәтләре, социаль-демографик проблемаларны хәл итүдән читтә калмас дип билгеләп үтте. Гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм пропагандалау социаль проектлары буенча алып барыла торган эшләр һәм программаларны тормышка ашыру ярдәмендә Әлмәт районы, элеккечә үк, туучылар саны буенча югары күрсәткечләре билгеләнгән шактый район исемлеген җитәкли (Казан һәм Чаллы шәһәр округларыннан соң).

Әгәр 1999 елда туучылар саны иң түбән күрсәткеч теркәлгән булса, соңгы 20 ел өчендә 2015 елда иң югары дәрәҗә 3268 бала тууны тәшкил иткән. Агымдагы елның хәзерге чорында 1880 туу турындагы актлар төзелгән (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 188 актка азрак).

ЗАГС идарәсе 2018 елга кадәр республикада балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән Комплекслы планны үтәү кысаларында демографик процесслары мониторингында актив катнаша, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, никах институтын ныгытуда системалы эшен башкара.

Гаилә сәясәтендә әһәмиятле чаралар үткәрү буенча ГХАТ Идарәсенең башка җәмәгать берләшмәләре белән бердәмләшүе дә ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International