2017 нчы елның 19 нче сентябрь көнендә Саба муниципаль районы Олы Шынар авылында яшәүче Асия Галимулла кызына 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Шынар авылы җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов килгән иде. Һәркайсы Асия әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.